Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкының партнерлык финанславы буенча киңәшмәсендә катнашты
Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкында узган киңәшмәдә катнашты. Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина рәислегендә үтте.
Фикер алышуга шулай ук AAOIFI (Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит оешмасы) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим Бен Халифа Әл-Халифа да кушылды. Сөйләшүләрнең төп темасы партнерлык финанславын кертү буенча экспериментны тормышка ашыру булды.
Рөстәм Миңнеханов республика башлангычларына ярдәм иткәне һәм экспериментны үткәрүдәге катнашы өчен Эльвира Нәбиуллинага рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе шәех Ибраһим Бен Халифа Әл-Халифага һәм AAOIFI оешмасындагы хезмәттәшләренә аерым рәхмәтен җиткерде.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстанда ислам финанславы хезмәтләрен күрсәтүче берничә банк эшләвен һәм бу базарның эзлекле рәвештә үсүен билгеләп үттеләр. Шәех Ибраһим Бен Халифа Әл-Халифа үзенең чыгышында пилот проектын тормышка ашыру үрнәге итеп нәкъ Татарстан тәҗрибәсен кулланып сөйләде.
Яклар экспериментның бүгенге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Казан шәһәрендә ачылырга тиешле AAOIFI вәкиллек үзәге белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз