news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия кооперация университеты эшчәнлеге белән танышкан

Рөстәм Миңнеханов Россия кооперация университеты эшчәнлеге белән танышкан
Фото: Флюра Абдуллина

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия кооперация университетында булды.

«Бүгенге көндә Россия кооперация университеты ил буенча кооператив мәгариф системасының төп укыту-фәнни үзәге санала. Кадрлар әзерләүдә күпьеллык тәҗрибәсе бар. Россия кооперация университеты илнең икътисад юнәлешендәге югары уку йортлары унлыгына керә. Оештыручысы – Россия Федерациясенең Үзәк берлеге», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов университет эшчәнлеге белән танышкан. «Кулланучылар кооперациясе музеенда «Донбасс чынбарлыгы» экспозициясен карады. Университетта Кулланучылар кооперациясе Халыкара форумының яшьләр трекына старт бирелде. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Шулай ук университетта «РУК-ИнфоТЕХ» дигән технопарк эшчәнлегенә дә старт бирелде», – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе университет фойесында урнашкан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган экспозицияне дә караган. Җиде ел дәвамында Россия кооперация университетында Татар мәдәнияте үзәге эшләп килә. Аның төп урыны – Казан кооператив институты. Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина үзәк эшчәнлеге белән кыскача таныштырганнар.

«Россия кооперация университетының төрле филиалларында белем алучы татар студентлары, якташлар да җыелган иде. Алар Рөстәм Миңнехановны, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиеваны татар телендә сәламләде. Шулай ук Алсу Рөстәм кызын туган көне белән тәбрик иттеләр. Биредә урнашкан ак рояльдә Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы нигезендә язылган балеттан өзек яңгырап торды. Аны Руслан Фагъмиев уйнады», –диде Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot