news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясе көне белән котлады. Әлеге бәйрәм 12 декабрьдә билгеләп үтелә.

Илнең беренче хокукый норматив актын 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул итәләр. 1994 елның 19 сентябрендә Россия Президенты Борис Ельцин карары белән бу көн дәүләт бәйрәме буларак игълан ителә.

«Россия Конституциясе көне белән!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге видео янына.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot