Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия көнендә: Көчле, ирекле илдә яшәвебез белән горурланабыз
Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале башланды. Анда Татарстан территориясендә яшәүче төрле халыкларның вәкилләре үзләренең милли мәдәнияте турында сөйли. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
«Без көчле, ирекле илдә яшәвебез белән горурланабыз. Безнең бердәмлек тәҗрибәбез уникаль: күп буыннарның дәвамчылары, төрле милләт һәм дин вәкилләре, төрле телләрдә сөйләшүчеләр Ватанга тугрылык һәм ата-бабалар мирасына сакчыл караш белән берләшкән. Безнең бердәмлекнең нигезе – үзара хөрмәт һәм уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр», – дип белдерде Миңнеханов.
«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале – төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләренең бердәмлегенең күркәм мисалы, дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз