Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Бүген Казан Кремле Гавәми урыннарында Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан аерым уңышларга ирешкән татарстанлыларга дәүләт һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Россия көне – илнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм илнең күпмилләтле халкының бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген һәм туган иленә тугрылыгын ассызыклый, дип белдерде Миңнеханов, җыючыларны сәламләп.
Аның сүзләренчә, Россия бүген барлык сынауларны уңышлы җиңеп, барлык юнәлешләрдә дә үсеш күрсәтә. Ә Татарстан, илнең терәк төбәге буларак, дәүләтне ныгытуга зур өлеш кертә.
«Республикада яңа җитештерүләр ачыла, торак һәм социаль объектлар төзелә, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә, шәһәрләр һәм авыл территорияләре яңартыла, фән һәм мәгариф өлкәсе яхшыра», – дип билгеләде Миңнеханов.
Ул 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда Хәрби һәм хезмәт даны елы дип игълан ителүен искәртте. Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга батырлыклары һәм Ватанны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Рәисе «Алабуга» махсус икътисади зонасының хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган өлкән инженер-электригы Никита Лянгерны аерым билгеләп үтте. Аңа бүген үлгәннән соң Батырлык ордены тапшырылды.
Миңнеханов тантанада катнашучыларга икътисадның төрле тармакларында ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз