news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан гадәти булмаган котлау видеосы урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көнен бәйрәм итү темасына видеоролик урнаштырды. Видео ил тарихының төрле вакытларын күрсәткән, шул исәптән, хәзерге вакыйгаларга кагылышлы кадрлардан гыйбарәт. Сурәтләр «Россия, мы дети твои!» дигән танылган җыр белән күрсәтелә.

«Бүген Ватанга мәхәббәт, аның күп гасырлы тарихы, бай мәдәнияте, үткән һәм хәзерге заманның хезмәт һәм хәрби батырлыклары өчен горурлык хисе белән сугарылган бәйрәм. Ватаныбыз белән горурланабыз! Бәйрәм белән! Россия көне белән!» – дип язган Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе бүген республика халкына котлау белән мөрәҗәгать итте, ул бу бәйрәмнең ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм хәрби батырлыклар символы булып торуын искәртте. Моннан тыш, Миңнехановны бәйрәм белән Россия Президенты Владимир Путин котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100