news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге башлыгы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге башлыгы белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге президенты Сергей Фатеев белән очрашты. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Яклар хезмәттәшлекне дәвам итү һәм катнаш көрәш төрләрен үстерү мәсьәләләре турында сөйләшкән. Очрашу барышында әлеге спорт төренең яшьләр арасында популяр булуы билгеләп үтелгән.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Сергей Фатеев Россия Катнаш көрәш берлеген 2026 елның февраленнән бирле җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot