news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме утырышын уздыру өчен Малайзиягә килде

Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме утырышын уздыру өчен Малайзиягә килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәренә килде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Иртәгә Куала-Лумпурда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы уза. Чараның төп темасы «Формалашып килүче күп полярлык чорында Россия һәм Ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге» дип куелган.

Утырышта якынча 200 кеше катнашуы көтелә. Төркем катнашучыларыннан тыш, очрашуда шулай ук БРИКС илләре һәм Азия-Тын океан төбәге дәүләтләренең мөселман берләшмәләре лидерлары, профильле белгечләр катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов августта Малайзиягә сәфәрендә илнең Премьер-министры Әнвәр Ибраһимга төркемнең күчмә утырышын Куала-Лумпурда уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Инициативаны ил җитәкчелеге хуплады.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын Малайзиядә уздыру үзенчәлекле символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә монда 20 ел элек Ислам хезмәттәшлеге оешмасы утырышында РФ Президенты Владимир Путинның Россиянең «Ислам Конференциясе» оешмасына (хәзер — Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) күзәтүче сыйфатында кушылуы турында белдерүе яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot