news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Катар сөйләшүләрендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Катар сөйләшүләрендә катнаша. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте. Аларның киңәйтелгән составтагы очрашуы Мәскәү Кремлендә уза.

«Рөстәм Миңнеханов Кремльдә киңәйтелгән составта Россия-Катар сөйләшүләрендә катнаша», - дип язды ул постта.

Галимова билгеләп үткәнчә, Миңнеханов эмир Катар Тамим бин Хамад әл Тани белән даими очраша. Шундый очрашуларның берсе 2024 елның декабрендә Дохада узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100