Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия Героеның әти-әнисенә Алтын Йолдыз тапшырачак
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә һәлак булган гвардия капитаны Тимур Гыймрановның әти-әнисенә Россия Герое Алтын Йолдызын тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ»га аның әтисе Илдар Гыймранов хәбәр итте.
Тимур Гыймранов бу елның 20 мартында хәрби биремне үтәгәндә батырларча һәлак була. Бу көнне Ка-52 вертолеты экипажы командиры Тимур Гыймранов һәм штурман-оператор Илья Кужлев Донецк Халык Республикасы һәм Днепропетровск өлкәсе чигендә хәрби биремне үтиләр. Биремнән кайтканда, аларның вертолетына дошман пилотсыз очкычлары һөҗүм итә. Вертолетның сул канаты чәлпәрәмә килә, ул яна башлый. Тимур Гыймранов идарәне саклап кала һәм вертолетны кырга утыртуга ирешә.
Аның профессиональлеге сәбәпле, экипаж вертолеттан чыга, ләкин тиздән аларга дошман БПЛАсы һөҗүм итә. Капитан Тимур Гыймранов һәм штурман Илья Кужлев һәлак була.
Хәрби очышлары, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Исем бирү турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз