news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рәсим Баксиков үткәрә торган дәрестән фото күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рәсим Баксиков үткәрә торган дәрестән фото күрсәтте
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Россия Герое Рәсим Баксиков «Яшь армия» катнашучылары өчен алып бара торган дәрестән фото урнаштырды. Дәресләр «Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә уза.

«Патриот» үзәгендә булдык. Анда безнең Герой Рәсим Баксиков яшьармиячеләр өчен патриотизм дәресләре алып бара», - дип язган республика җитәкчесе фото янына.

Монолит кушаматлы өлкән лейтенант Рәсим Баксиков - «Дед Мороз» кушаматлы танк экипажы әгъзаларыннан берсе (баштарак гаммәви мәгълүмат чаралары, ялгышып, машинаның кушаматын «Алеша» дип язган иде). Экипаж җәен Украина Кораллы көчләре колоннасы һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кайтаруда катнашты. Шуның өчен аның барлык әгъзалары да Россия Герое исеменә лаек булды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.

Путин быелның 15 февралендә белдергәнчә, «ватанпәрвәрлек, туган илгә фидакарьләрчә хезмәт итү, какшамас хәрби туганлыкка тугрылык традицияләре кадерләп буыннан буынга тапшырыла». «Бүген безнең солдатлар батырларча, иңне иңгә куеп неонацистларга каршы көрәшә, туган илне саклый», - дигән ышаныч белдерде дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100