news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә

Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре рекордлы югары дәрәҗәдә. Бу хакта «Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен үстерү өчен кадрлар әзерләү» РОСТКИ форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә булуын дәвам итә. Безнең илләр киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерәләр. Бу хезмәттәшлек сәясәттән һәм иминлектән алып сәүдә, инвестицияләр, фән һәм мәдәнияткә кадәр киң юнәлешләрне колачлый», – дип билгеләде ул.

Аның сүзләренчә, киләчәктә үзара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен илләргә белемле белгечләр кирәк, шуңа күрә якын киләчәктә мәгарифкә басым ясарга кирәк.

«Россия белән Кытай арасындагы багланышлар телләрне генә түгел, ә югары технологияләр, логистика, инвестицион проектлау, мәдәниятара багланышлар өлкәсендә компетенцияләрне дә белгән профессионалларга таянырга тиеш», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Үз чиратында, Татарстан, мәгариф системасы һәм фәнни мәктәпләре алга киткән регион буларак, мондый кадрлар әзерләүдә актив катнашуны үз бурычы итеп күрә һәм конкрет белем бирү программалары һәм стажировкалар тәкъдим итәргә әзер, дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot