Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия - АСЕАН саммиты пленар утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия - Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитының 35 еллыгына багышланган пленар утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә оештырылды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш башланыр алдыннан саммитта катнашучы делегация башлыклары бергәләп фотога төште. Искәртәбез, АСЕАН составына Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан 11 ил керә: Бруней-Дарессәлам, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин. Россия 1996 елның июленнән оешма белән әңгәмә буенча тулы масштаблы партнер булып тора.
Пленар утырышны саммитның рәистәшләре - Россия Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Республикасы Президенты Фердинанд Маркос-кече ачты.
Катнашучыларны сәламләп, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, ә гомумән дөньяда абруй казанды. Оешма, халыкара хокукның гомумтанылган нормаларына һәм мәнфәгатьләрне үзара исәпкә алуга таянып, дәүләтара хезмәттәшлек системасын төзеп, вакыт сынавын үтте.
«Нәкъ менә шушы принциплар Россиянең АСЕАН белән мөнәсәбәтләре нигезендә ята. Алар стратегик партнерлык характерында, ул геосәяси турбулентлык шартларында Азия-Тын океан төбәгендә мөһим тотрыклыландыручы фактор булып тора, иминлек архитектурасын һәм тигез хокуклы үзара файдалы хезмәттәшлекне формалаштыруга ярдәм итә», - диде РФ Президенты.
Фердинанд Маркос-кече Россия ягына кунакчыллыклары һәм юбилей саммиты чараларын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Филиппин Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласын очрашу урыны итеп сайлау символик мәгънәгә ия, чөнки гасырлар дәвамында Казанда төрле мәдәният һәм цивилизация вәкилләре тыгыз хезмәттәшлек иткән.
Очрашуның көн тәртибендә - Россия Федерациясе һәм Ассоциациянең стратегик партнерлыгына күзәтү, сәяси, икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре, актуаль халыкара һәм төбәк мәсьәләләр буенча фикер алышу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз