news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Россия - Африка» форумыннан фотолар белән уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов «Россия - Африка» форумыннан фотолар белән уртаклашты
Фото: t.me/rustamminnikhanov/1016

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында «Россия - Африка» икенче халыкара саммитыннан фотолар белән уртаклашты, бүген берничә очрашу булуын да билгеләп үтте.

«Хезмәттәшлек потенциалы бик зур - энергетика, машина төзелеше, IT, медицина, агросәнәгать. Үзара отышлы партнерлыкның сыйфатлы яңа дәрәҗәсенә чыгабыз!» - дип язган республика җитәкчесе.

Бүген ул Мавритания Премьер-министры Мөхәммәд Ульд Билал, шулай ук Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты.Тарихта икенче саммит һәм «Россия - Африка» икътисади форумы Санкт-Петербургта 27 июльдән 28 июльгә кадәр уза. Быел Россиягә Африканың 17 иле вәкилләре килде. Саммитта шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100