Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда Татарстан территориясендә «Илкүләмкиңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. ИМСИнең төп максатлары илнең цифрлы геокиңлеген тәэмин итүне булдыру, ЕГРНның тулы һәм сыйфатлы мәгълүматлары, шулай ук дәүләт хезмәтләре һәм сервисларының сыйфатын арттыру.
Олег Скуфинский билгеләп үткәнчә, мәгълүмат ресурсларын унификацияләү һәм аларга реаль вакыт режимында керү территорияләргә идарә итүнең киң перспективаларын бирә, икътисадның прогрессив үсеше өчен уңай шартлар тудыра һәм халыкның тормыш сыйфатын шактый яхшырта.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Росреестр белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. «Росреестр хезмәтләре халык арасында иң кирәклеләрдән санала. Бергәләп без дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә, шул исәптән электрон формада да, эшне камилләштерәбез. Татарстан ИМИСИнең стратегик проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз