news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) башлыгы Олег Скуфинскийны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.

Шундый ук бүләкне Скуфинскийның урынбасары Елена Мартыновага да тапшырдылар, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

ТР Хөкүмәте йортында узган Татарстан Рәисе һәм Росреестр җитәкчелеге очрашуында төбәкара дәрәҗәдә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм «Киңлек мәгълүматлары илкүләм системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү буенча чаралар турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100