news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Светлана Радионова Казанга Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2022 елгы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстанда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү проекты, башка актуаль темалар да кузгатылды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100