Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Роскосмос» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы барышында республика хөкүмәте белән «Роскосмос» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзалау тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ кысаларында югары технологияле җитештерүләрне үстерү, шулай ук фәнни, техник һәм кадрлар потенциалын ныгыту планлаштырыла. Килешү шулай ук космос эшчәнлеген популярлаштыруны, илнең космонавтика тармагының абруен арттыруны һәм аның мирасын саклауны күздә тота.
Килешүнең төп өлеше – предприятиеләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары белән берлектә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару. Яклар алдынгы техник һәм технологик чаралар уйлап табу һәм гамәлгә кертү, югары технологияле продукция җитештерү һәм фәнни проектлар булдыру белән шөгыльләнәчәк.
Моннан тыш, килешү нигезендә, Татарстанның сәнәгать продукциясен төрле оешмаларда, шул исәптән импортны алмаштыру максатыннан да файдалану каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз