news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Яклар Татарстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү һәм аларны модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Хезмәттәшлек итү чорында «Росагролизинг» республикага 10 мең берәмлек техника китергән. Татарстан – әлеге мондый күрсәткечкә ирешкән беренче һәм бердәнбер төбәк.

Очрашуда шулай ук Премьер-министр урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфигин һәм «НЭФИС» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot