Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшүләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында узды.
Очрашуда алдагы партнерлык перспективалары, аграр предприятиеләр өчен лизинг механизмнарын куллану, шулай ук агросәнәгать комплексын техник һәм технологик яңарту өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – «Росагролизинг» программалары аша авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу буенча лидерларның берсе. Хезмәттәшлек чорында республика 9 мең берәмлеккә якын техника алды. Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, уртак эш төбәкнең агросәнәгать комплексы алдында торган төп бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ул шулай ук дәүләт компаниясе инструментларының машина-трактор паркын яңартуга һәм җитештерүчеләрнең матди-техник базасын ныгытуга ярдәм итүен ассызыклады.
Моннан тыш, Миңнеханов Татарстанның «Росагролизинг» аша сатып алулар номенклатурасын киңәйтү белән кызыксынуын белдерде. Сүз, аерым алганда, юл тармагы һәм коммуналь техника өчен җайланмалар турында бара.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз