news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов РФ Саклану министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов РФ Саклану министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Саклану министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта катнашучыларны Россия Президенты һәм РФ Хәрби Көчләренең Югары башкомандующие Владимир Путин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, узып баручы елда РФ армиясе стратегик инициативаны яулады һәм 300дән артык торак пунктны, шул исәптән зур шәһәрләрне азат итте.

«Без алгы сызыкта сугышкан солдатларыбыз һәм офицерларыбызның Россия һәм ил гражданнарының иминлеген саклаучыларның батырлыклары белән горурланабыз», – диде Путин һәм һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Россия Президенты чыгышының тулы нотыгы белән Кремль сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot