Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Очрашу Мәскәүдә узды һәм физкультура чараларын һәм спорт ярышларын оештыруга багышланган иде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, ел саен илдә төрле дәрәҗәдәге 230 меңгә якын спорт ярышлары уздырыла. Шуларның 13 меңнән артыгы федераль дәрәҗәдә старт ала.
Дәүләт башлыгы шулай ук «Ватанны саклаучылар Кубогы»н киләсе елдан спорт ярышларының бердәм календарь планына кертергә кушты.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Спорт министрлыгыннан «Ватанны саклаучылар» фонды, төбәк һәм җирле хакимиятләр белән берлектә аны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык шартлар тудыруны, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында лаеклы яктыртуны тәэмин итүне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин утырышта катнашучыларга.
Моннан тыш, Россия Президенты Бөтенроссия спартакиадасының потенциалын билгеләп үтте.
«Быелгы тәҗрибәдән чыгып, аның программасын динамикалы, сроклары буенча компактлы итәргә кирәк, дип саныйм. Кешеләр зур спорт бәйрәме энергиясен тоя алсыннар, бөтен гаилә белән стадионнарга килсеннәр, илнең иң яхшы атлетларын күрсеннәр», – дип белдерде Владимир Путин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз