Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Республика язмышы һәм күп милләтле халкы алдында җаваплылык тоям
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында ясаган чыгышында үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен гражданнарга рәхмәтен белдерде.
«Күп милләтле халыкның сайлавын кабул итеп, республика язмышы һәм халкы – безгә традицияләрне, кыйммәтләрне, туган җиргә мәхәббәтне тапшырган ата-бабалар, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тоям», –диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бөек Ватан сугышы елларында ил данын яклаган Ватанны саклаучылар алдында, аларның махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен көрәшүче варислары алдында баш иям. Һәр ветеранның, һәр ватанны саклаучының, аларның гаиләләренең иминлеген тәэмин итү – шәхсән минем һәм барлык хакимият органнарының бурычы», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул Россия Президенты Владимир Путинга республикага шәхси ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәтен, шулай ук, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.
«Безнең беренче Президентыбыз, Россия Хезмәт Герое, Остазым Минтимер Шәймиевкә рәхмәт. Миңа изге теләкләр юллаган һәркемгә рәхмәт, ихлас рәхмәтемне кабул итегез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз