news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Республика халкы тулысынча азык-төлек белән тәэмин ителәчәк

Республика халкы тулысынча азык-төлек белән тәэмин ителәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында әйтте.

«Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен, корылык булу сәбәпле, бу ел җиңел булмады. Ләкин шулай да игенчеләребез бөртеклеләрдән 3,7 млн тонна уңыш җыеп алуга иреште. Шулай ук 1,5 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, кимендә 800 мең тонна бәрәңге һәм 300 мең тонна яшелчә җыеп алыныр дип көтелә. Бу исә республикабыз халкын тулысынча азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе юлламада авыл хезмәтчәннәренә катлаулы хезмәтләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. «Әлеге күрсәткечләр – авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү, шул исәптән минераль ашланмалар сатып алуга субсидияләр бирү, мелиорациягә булышлык итү, сугару җирләрен булдыру, дым саклау технологияләрен куллануга кертү, техник яңарту программаларын гамәлгә ашыру буенча соңгы елларда алып барылган планлы эшнең нәтиҗәсе булып тора», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәр елны ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүче «Татнефть» компаниясенә рәхмәтле булуын белдерде.

«Кайбер хуҗалыклар, табигать шартларының уңай булмавына да карамастан, быел актив рәвештә яңа технологияләрне кулланышка кертә барып, яхшы уңыш алуга иреште. Алар – «КОЛОС», «Нармонка», «Актаныш» компанияләре, шулай ук фермерлар – Илгиз Заһиев, Зөфәр Мөхәммәтшин, Азат Дәүләтшин, Равил Бикчуров», - дип алдынгыларны санап үтте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүгә тукталып, узган елда беренче тапкыр 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгәнен искәртте. «Тәүлегенә 400 тоннадан артык сөт җитештерелә торган Кукмара районының, көн саен 300 тоннадан артык сөт җитештерә торган Саба, Әтнә һәм Балтач районнарының өлеше аеруча зур», - дип әйтте.

«Алдынгы хуҗалыкларны аерым билгеләп үтәсем килә. Алар – Мамадыш районының «Авыл хуҗалыгы комплексының азык-төлек программасы», Тукай районының «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе», шулай ук «Август-Агро» компаниясе. Хуҗалык җитәкчеләрен һәм фермерларыбызны бүген бирегә чакырдык. Бик зур рәхмәт сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100