news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Республика туберкулезга каршы диспансерның яңа корпусын ачты

Моңа кадәр Казанда төп бинаның диспансер бүлекләре Шаляпин, 20 һәм Себер тракты, 27а адреслары буенча урнашкан иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү проспекты, 69 б адресы буенча Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның яңа корпусын ачты.

"Мәйданы 9,5 мең квадрат метр булган диспансерның бәясе 1 миллиард 165 миллион сум. Биредә көненә 680 кеше кабул итә алалар. Шәһәрнең төрле урыннарында эшләгән барлык объектлар хәзер бер урында тупланган", - диде Президент.

Диспансерның баш табибы Алексей Алексеевка бүгенге тантанада символик ачкыч тапшырылды.

Ачылыш тантанасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзор, Росздравнадзор вәкилләре катнашты. РФ Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко видеоэлемтә аша тәбрикләгәннәр.

Татарстанда туберкулез белән авыручыларга амбулатор ярдәм Казанның биш диспансер бүлегендә һәм Республика туберкулезга каршы диспансер филиалларының алты диспансер бүлегендә күрсәтелә иде.

Казанда төп бинаның диспансер бүлекләре Шаляпин, 20 һәм Себер тракты, 27а адреслары буенча урнашкан иде. Диагностика һәм дәвалау базасы төрле урында булуы булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирмәгән, транспорт тәэминаты өчен өстәмә чыгымнар таләп иткән, шунлыктан Казанда һәм Татарстанда туберкулез белән авыручыларга диспансер ярдәме күрсәтү буенча бердәм үзәк булдыру карар ителгән.

Яңа корпуста диспансерның барлык структур бүлекчәләре, шул исәптән балалар өчен аерым бүлек урнашкан. Консультатив-диагностика хезмәтләре комплексы киңәйтелгән.

32 кабинетта сменага бүленеп, 46 табиб-фтизиатр, 7 тар белгечлек табибы (уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульмонолог, оториноларинголог) эшләячәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100