news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Республика көне уңаеннан үткәрелгән чараларда 500 мең кеше катнашты

Рөстәм Миңнеханов: Республика көне уңаеннан үткәрелгән чараларда 500 мең кеше катнашты
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Республика көне уңаеннан уздырылган чараларга 500 мең кеше килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Бу атнада Татарстанда зур күләмле чаралар узды. Беренчедән, бу - Республика Көне. Бәйрәм чаралары барлык шәһәрләрдә һәм районнарда бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Барлык чараларда барлыгы 500 мең кеше катнашты. Казанда гына да - 330 меңнән артык кеше», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Кичә, 31 августта, «Казан Экспо»да Татарстан Нефть-газ химиясе форумы старт алды. «Форум эшендә Россиянең 27 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 180 әйдәп баручы компания катнашты. Беренче көнне мәйданга 60 меңнән артык кеше килде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100