news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Республика ифтарыннан фотолар күрсәтте һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте

Рөстәм Миңнеханов Республика ифтарыннан фотолар күрсәтте һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 12 нче Республика ифтарында катнашты. «Казан-Экспо»да узган чарадан фотоларны ул телеграм-каналына куйды.

Ул быел 12 нче Республика ифтарында 12 меңгә якын кунак булуын әйтә һәм оештыручыларга рәхмәт белдерә.

«Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12-нче Республикакүләм ифтар узды. Һәр елдагыча бу матур гадәт күпсанлы дәрәҗәле кунакларны һәм мөселман ватандашларны җыйды. Бүгенге тынычсыз заманда шушы зур чараны имин һәм оешкан рәвештә уздырган һәр хезмәткәргә, һәр волонтерга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Тоткан уразаларыгыз һәм оештырган ифтарларыгыз кабул булсын, Аллаһ ризалыгын насыйп итсен», – дип яза Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100