news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика ифтарын уздыруда ярдәм итәргә өндәде

Рөстәм Миңнеханов республика ифтарын уздыруда ярдәм итәргә өндәде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә алда торган Республика ифтарын уздыруда ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

XIII республика ифтары 19 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Шул ук көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съезды да була.

«Республиканың 1,5 меңнән артык мәчет имамы съезд делегатлары була. Татарстан мөселманнары тормышының актуаль мәсьәләләре каралачак, шулай ук мөфти һәм баш казый сайлаулары була. Республика ифтарында 13 мең татарстанлы һәм төбәк кунаклары катнашыр дип көтелә. Делегатларны һәм катнашучыларны транспорт белән китерүдә ярдәм күрсәтергә, аларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк», – дип йөкләде Татарстан Рәисе.

«Чара иң югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу Татарстан мөселман өммәте өчен төп вакыйга», – диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100