Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов республика делегациясенең газ форумындагы эшенә йомгак ясады
ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумында Татарстан делегациясенең эшенә йомгак ясады. Форум 8-10 октябрьдә узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының форумдагы күргәзмәсенең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Анда төбәкнең сәнәгать предприятиеләре казанышлары экспозициясе, Татарстан мәдәнияте һәм традицияләре турында стенд, шулай ук «Татар ишегалды» — танылган татар кунакчыллыгын күрсәтә торган махсус зона тәкъдим ителде.
Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды, Татарстан Республикасы Биектау районының Әлдермеш авылындагы микрорайонны газ челтәренә тоташтыру тантанасында катнашты, шулай ук «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән Татарстан Республикасы белән компаниянең алдагы хезмәттәшлеге турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз