news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннарын бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында узды һәм 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов республикада мондый чаралар традициягә әверелде дип билгеләп үтте. Татарстанда өлкән буынга зур хөрмәт белән карыйлар, ветераннар үз хезмәтләре белән төбәкнең социаль-икътисади үсешенә нигез салды, һәм бүген дәүләт хезмәткәрләре аларның эшен дәвам итә, диде республика Рәисе.

«Без сезнең белән очрашуга һәрвакыт шат. Барыгызга да нык сәламәтлек, үзегезне саклагыз. Сез, ветераннар - безнең «алтын актив». Сезгә гражданлык позициягез өчен рәхмәт. Сезнең гражданлык позициягез республика өчен һәрвакыт мөһим, бигрәк тә безнең ил яңа чакырулар белән очрашкан вакытта, - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды, шуннан соң артистлар һәм иҗат коллективлары концерты булды.

Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100