news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Республика Чыршы бәйрәме иң актив балаларны җыя

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда республика Чыршы бәйрәмендә катнашучыларны котлады. Ул яшь тамашачыларга беркайчан да бирешмәүләрен һәм тормышта үз урынын табуларын теләде.

«Республика Чыршы бәйрәме ел саен Татарстанның барлык почмакларыннан меңләгән иң актив һәм уңышка ирешкән балаларны җыя. Сезнең көчегез - ирекле фикер йөртү сәләтендә, стандарт булмаган карарлар тәкъдим итүдә. Бу җәһәттән сезгә мәктәпләр, спорт һәм иҗат түгәрәкләре, балалар һәм яшүсмер клублары, яшьләр берләшмәләре ярдәм итә. Сезгә тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим. Иң мөһиме – артка чигенмәгез һәм бирешмәгез. Сезнең белән – әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгыз һәм бөтен Татарстан. Без сезгә ярдәм итәчәкбез һәм уңышларыгызга сокланачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, шул исәптән аларның тырышлыгы белән дә Казан быел Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы статусына ия булды, Татарстан исә «Игелекле эшләр төбәге» һәм «Студентлар язы» Бөтенроссия бәйгеләренең җиңүчеләре арасына керде.

Быел «Татнефть арена»да узган бәйрәмдә Татарстанның барлык почмакларыннан җыелган 8,5 меңгә якын бала катнашты, алар арасында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче 2 меңгә якын бала, шулай ук ел дәвамында зур активлык күрсәткән малайлар һәм кызлар бар иде.

«Бу бик тә мөһим. Без яхшы һәм уңай реакцияне күрәбез. Бүген бер-береңә теләктәшлек күрсәтү, теләкләр теләү көне», - дип белдерде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Быел Ваня исемле малай төп әкият герое булды, ул Яңа ел чыршысына куелачак йолдызны бәреп ватты. Моның өчен аны бер уенчыкка әйләндерделәр һәм ул сәяхәткә юл тотты. Үз юлында малай Тукай әкиятләре геройларын да, волонтер-кар бабайларны да, балериналарны да, Кыш бабай белән Кар кызын да очратты.

«Залда нинди кәеф хөкем сөрүен яхшы күрәбез. Кунаклар Татарстан Президенты исеменнән алдагы ел символы – куян рәвешендәге татлы күчтәнәчләр алачак. Төп тема – гаилә кыйммәтләре һәм якыннарың турында кайгырту», - дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Яңа ел әкиятенең төп герое ролендә Россия җырчысы Ваня Дмитриенко чыгыш ясады, ул соңыннан яшь тамашачылар өчен бәйрәм концерты тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot