news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ренат Акчурин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар медицина өлкәсендә, бигрәк тә кардиологиядә фәнни базаны үстерү, шулай ук республиканың юнәлеш оешмаларында яңа технологияләр кертү турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Ренат Акчуринның туганы – генерал-полковник Рәсим Акчурин да катнашты. Казанга визиты кысаларында алар Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае эшендә катнаштылар.

  • Ренат Сөләйман улы Акчурин – Совет һәм Россия кардиохирургы, микрохирургия өлкәсендә белгеч. Европада беренче тапкыр коронар хирургиягә операция микроскобын һәм микрохирургия техникасын кертте. Моннан тыш, илдә беренче тапкыр илебезнең коронар микрохирургиясе мәктәбен булдырган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100