news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Ребус» халыкара форумына әзерлекне оештыру комитетын раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ел саен уздырыла торган «Ребус» халыкара форумына әзерлек һәм аны уздыру өчен республика оештыру комитеты төзү турындага карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Нигезләмә буенча, коллегиаль органның төп бурычлары арасында чаралар планын эшләү һәм раслау, оештыру комитеты кабул иткән карарларны гамәлгә ашыру процессында Татарстан хакимият органнары, федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеген оештыру һәм башкалар бар. Утырышлар «ихтыяҗ булган саен, ләкин кварталга кимендә бер тапкыр уздырыла».

Комитет рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин аның урынбасары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100