news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковны Россия Герое исеме бирелү белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковны Россия Герое исеме бирелү белән котлады
kremlin.ru

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәрби махсус операциядә катнашучы өлкән лейтенант Рәсим Баксиковка телеграмма җибәрде. Ул аны Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуы белән котлады.

«Бу югары дәүләт бүләге Сезнең Ватан алдындагы профессиональ һәм гражданлык бурычыгызны батырларча үтәвегезне күрсәтә», – диелә телеграммада.

Миңнеханов шулай ук геройның әнисе Розия Гашимовнага хөрмәт белдерде, ул батыр яклаучы һәм яхшы танкист тәрбияләвен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot