news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровны чечен телендә туган көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровны чечен телендә туган көне белән котлады
Фото: Миңнехановның телеграм-каналыннан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечня башлыгы Рамзан Кадыровны туган көне белән тәбрик итте. Шунысы кызык, шәхси телеграм-каналында чыккан котлау сүзен республика җитәкчесе чечен телендә язган. Шул ук вакытта, «туган көнең белән» дигән беренче җөмлә русча һәм татарча язылган.

«С днем рождения, брат! Туган көнең котлы булсын! Нохчийн республикана а, пачхьалкхана а, г1уллакх дарехь, лакхенашка кхачарехь а, кхиамаш а, могшалла а, ирс, аьтто а хуьлда хьан!», – диелә постта.

Миңнеханов чечен лидерына уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм хезмәтендә югары үрләргә күтәрелүен теләгән.

«Туган көнең белән туганкай! Туган көнең белән! Сезгә уңышлар, сәламәтлек, бәхет, Чечен Республикасына хезмәт итүдә югары үрләргә күтәрелүеңне һәм дәүләтнең чәчәк атуын телим!» – диелә котлауда.

Искәртеп узабыз, бүген Рамзан Кадыровка 48 яшь тула.

Элегрәк Миңнеханов шулай ук барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик иткән иде. Үзенең котлавында ул мөгаллимнәрнең Россиянең киләчәге һәм чәчәк атуы кемнәргә бәйле булса, шуларны тәрбияләвен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot