Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыров белән төшкән фотографиясен күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Макстагы каналында Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров белән фотография урнаштырды.
«Брат», – дип имзалады фотоны Миңнеханов.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Чечняга эш сәфәре кыла. Иртән ул Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров каберендә булды һәм аның истәлегенә дога кылды.
Соңрак ул Владимир Путин исемендәге Россия спецназ университетында булды һәм Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты.
Татарстан һәм Чечня җитәкчеләре арасында туганнарча мөрәҗәгатьләр беренче тапкыр гына кулланылмый. Рамзан Кадыров берничә тапкыр Миңнехановны үзенең «кадерле абыйсы» дип атады. Аерым алганда, ул март аенда Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итте, аны туган көне белән, ә сентябрьдә республика җитәкчесе сайлауларында җиңүе белән котлады.
Кадыров мондый мөрәҗәгатьне Миңнехановның Чечняга элеккеге сәфәрләре вакытында да кулланган.
Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз