Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Рамазан аенда мәчетләрдә иминлекне тәэмин итүне йөкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмә барышында республика мөфтияте җитәкчелегенә һәм муниципалитетлар башлыкларына Рамазан аенда мәчетләрдә иминлекне тәэмин итүне йөкләде.
«Татарстанның барлык мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында тәрәвих намазы укыла, күбесендә ифтарлар оештырыла. Мөселманнарның Диния нәзарәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына дини йолаларны үтәү һәм гыйбадәт кылу өчен тиешле шартлар булдырырга, мәчетләрдә һәм массакүләм чаралар уздыруның башка урыннарында иминлекне тәэмин итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Рамазан ае мөбарәк булсын!» — дип котлады Татарстан Рәисе киңәшмәдә катнашучыларны. «Әгәр һәркайсыгыз ифтар оештырса, начар булмас иде. Бу да бик яхшы аралашу һәм очрашу формасы. Ходай Тәгалә безнең игелекле эшләребезне күрә», - дип тә өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз