Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына урман янгыннары чыгуга юл куймаска әмер бирде
Татарстанда, профилактик эш алып барып, урман янгыннары чыгуга юл куймау мөһим, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул республиканың Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Район башлыкларын ул янгыннарны «катгый кисәтергә» өндәде.
«Бу тема мине бик борчый, сезнең дә күбегезне борчыйдыр. Әгәр телевизор карасагыз, бөтен җирдә янгыннар. Без әлегә бирешмибез», – диде ул.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы алдында янгыннарга юл куймау бурычы тора, әмма муниципаль хакимиятләр катнашыннан башка алар аны үтәп чыга алмый, дип ассызыклады республика җитәкчесе. «Бу безнең уртак бурыч. Бездә янгыннарга юл куярга ярамый, катгый кисәтегез. Сездән башка моны беркем дә эшләмәячәк. Таләпчән чаралар һәм төгәл, тиз реакция генә безгә бу бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе републикада урман янгыннарының гадәттән тыш куркынычы турында кисәтте, кисәтү 29 августка кадәр озайтылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз