Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов районнарда урып-җыюның барышын бәяләде һәм механизаторлар белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың берничә районында урып-җыю эшләренең барышын тикшерде. Ул тикшерүне Алексеевск районыннан башлады, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Саконы авылында ашлык терминалын карады. Объект быел эшли башлаган – июнь аенда ашлыкның беренче партиясе озатылган. Аның егәрлеге елына 300 мең тонна тәшкил итә, бөтен Кама аръягы районнарыннан ашлыкны бирегә ташыйлар. Биредә бөртеклеләрне кабул итү һәм төяп озату эше ел әйләнәсе алып барылыр дип көтелә. Кышын автовозларны, ә җәен судноларны да җәлеп итәчәкләр. 2024 елда аның икенче чиратын сафка бастырырга ниятлиләр.
Шуннан соң Татарстан Рәисе Куркуль авылында механизаторлар белән очрашты. Биредә урып-җыю кампаниясе хакында фикер алыштылар. «Ел катлаулы булса да, планлаштырылган объектларның барысын да гамәлгә ашырачакбыз», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен гади булмады. ТР җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге шартларда терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим.
Искәртеп узабыз, элегрәк Рөстәм Миңнеханов республика кырларын очар кошлар биеклегеннән төшергән фотолар белән уртаклашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз