news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына язгы ташу белән хәлне даими контрольдә тотарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, шулай ук Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына республикада язгы ташу белән бәйле вазгыятьне даими контрольдә тотарга кушты.

«Тиз эшләргә кирәк. Язгы ташу чорында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкка аңлату эшләрен көчәйтү, эш өчен кирәкле барлык шартларны да тәэмин итү мөһим», - дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә республика җитәкчесе социаль челтәрләрдә су басу турында хәбәрләр килүен әйтеп үтте. Тротуарлар һәм җир асты кичүләре, аерым подъездлар, ишегалларында һәм шәһәр яны бистәләрендә участокларга язгы су кергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot