news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: Грантта катнашкан эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов былтыр авыл хуҗалыгы тармагында бер грант та алмаган районнарны атады. Район башлыкларыннан грант алуда катнашырга теләгән эшкуарларга ярдәм итүләрен сорады.

«Былтыр Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Чирмешән, Ютазы, Питрәч районнары бер грант та алмаган. Хөрмәтле район башлыклары, җирле эшмәкәрләрне грантлар алуга стимуллаштырырга, ярдәм итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләсендә кооперативларның мөһим булуын искәртте. Республиканың 14 районында бу эшнең тиешенчә куелмавын әйтте.

Кооперативларны үстерү өчен 2021 елдан Татарстанда сөт мини-парклары территориясендә фермалар төзү программасы тормышка ашырыла. Бу программа буенча мини-фермалар төзелешенә субсидия бирелә һәм җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләләре хәл ителә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Былтыр әлеге мөмкинлектән Кукмара районы кооперативлары гына файдаланган: 2022 елда 10 ферма төзелгән, 2023 елда 17 ферма планлаштырыла», – ди Рәис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100