news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркиянең 100 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркиянең 100 еллыгы белән котлады
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны һәм Төркия халкын республика оешуының 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган һәм төрек лидеры белән бергәләп төшкән фотосын урнаштырган.

ТР җитәкчесе Татарстан Россия - Төркия мөнәсәбәтләрендә бәйләүче звено булып торуын искәртте. ТР һәм Төркия халыклары традицияләре һәм мәдәнияте буенча тарихи яктан якын.

«Тугандаш халкыбыз тормышы чәчәк атуын телим! Төркия халкына сәламәтлек телим! Türkiye halkına sağlık diliyorum!» - дип котлый ул өч телдә.

Исегезгә төшерәбез, Төркия Республикасының 100 еллыгы уңаеннан видео котлау «Ак Барс Арена» медиафасадында трансляцияләнә.

Элегрәк Төркия Президентын мөһим вакыйга белән Россия Президенты Владимир Путин котлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100