news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Путинны инаугурация белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Путинны инаугурация белән котлады
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны инаугурация белән котлады, шулай ук дәүләт башлыгына республикага ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе Путинның Татарстанга соңгы сәфәрендә төшкән фотографияләр белән Телеграм-каналында уртаклашты.

«Котлыйбыз, Владимир Владимирович! Сезгә Татарстанга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Ул агымдагы елның февралендә Путинның Казанга сәфәрендә төшкән фотоларны урнаштырды - аларның берсендә дәүләт башлыгы Ту-214 самолетында Казанның халыкара аэропортына төште, ә икенчесендә «КАМАЗ» автомобилендә М12 трассасына кадәр барырга булган.

Искәртик, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә Россия Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант бирде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100