news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Путин белән Сингапур Премьер-министрының очрашуында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Путин белән Сингапур Премьер-министрының очрашуында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанда узган Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Сингапур Республикасы Премьер-министры Лоуренс Вонг белән очрашты. Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия белән Сингапур бик күп халыкара мәйданчыкларда, шул исәптән Берләшкән милләтләр оешмасында да хезмәттәшлек итә. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләр традицион рәвештә үзара хөрмәт һәм прагматизм белән аерылып тора, үзара кызыклы өлкәләрдә конструктив диалог дәвам итә, уртак проблемаларга һәм янауларга, шул исәптән халыкара мәгълүмати иминлек өлкәсендәге мәсьәләләргә җавап бирү буенча координация гамәлгә ашырыла.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Икътисад өлкәсендә зур потенциал саклана. Әлегә ул тулысынча гамәлгә ашырылмаган. Бу шул исәптән кертелгән чикләүләр белән бәйле. Әмма эшлекле аралашу каналлары ачык. Быел апрельдә Сингапурда Россия-Сингапур бизнес-диалогының чираттагы утырышы узды. Без Сингапурның делегациясенең 29нчы Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында катнашуын телибез һәм сезнең вәкилләрегезне Россия территориясендә оештырыла торган башка күп яклы чараларда да күрергә шат булачакбыз», – диде Путин.

Лоуренс Вонг Россиягә беренче тапкыр килүен билгеләп үтте.

«Без Россия – АСЕАН саммиты кысаларында искиткеч дискуссия үткәрдек. Киләсе елда без АСЕАНда рәислек итү эстафетасын кабул итәчәкбез. Россия Федерациясе белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез», – диде Сингапур Премьер-министры.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул шулай ук бүген Татарстан Рәисе белән бергә узган очрашу турында да сөйләде. «Безнең Татарстан белән элемтәләребез бик тыгыз. Россиянең башка төбәкләре белән дә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерергә телибез», – дип өстәде Лоуренс Вонг.

news_right_1
news_right_2
news_bot