news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган чаралар оештырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рус классигы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«2024 елда бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга бәйле рәвештә, аның иҗатының Россия мәдәниятен үстерүдәге әһәмиятен исәпкә алып, 2024 елда Татарстанда бәйрәм чаралары үткәрергә күрсәтмә бирәм», - диелә документта.

Премьер-министр Алексей Песошин – оештыру комитеты рәисе, вице-премьер Ләйлә Фазлыева һәм мәдәният министры Ирада Әюпова аның урынбасарлары итеп билгеләнгән. ТР Министрлар Кабинеты, оештыру комитеты тәкъдимнәрен исәпкә алып, өч ай эчендә төп чаралар планын әзерләргә һәм расларга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100