Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды
Бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан, бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында чәчәкләр салу тантанасы узды. Язучының истәлегенә хөрмәт күрсәтергә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Тантана башланыр алдыннан Казан халкы һәм кунаклары өчен Пушкин шигырьләре укылды, шәһәрнең иҗат коллективлары вокаль композицияләр башкарды. «От ложки до гармошки» балалар ансамбле рус халык номерын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов тантанага Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин белән бергә килде.
Чәчәкләр салганнан соң, ТР Рәисе һәм башка югары затлар шагыйрь һәйкәле алдында баш иде һәм Рус теле көненә багышланган концертта катнашу өчен Опера һәм балет театрына юл тотты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз