news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Президентыбызның ныклы курсы белән хәрби-оборона потенциалы куәтләнә

Россия Президенты Владимир Путинның ныклы курсы ярдәмендә дәүләтнең хәрби-оборона потенциалы куәтләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына 2024 елга еллык юлламасында билгеләп узды.

«Татарстан - Россия Федерациясенең терәк субъекты, алдынгы, икътисади алга киткән төбәк. Безнең казанышларның нигезендә барлык буын татарстанлыларның фидакарь хезмәте, республикага тугрылыгы ята», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең гомуми бурыч - көчле Россия үсешенә өлеш кертеп, бу юлны дәвам итү. Илгә килгән җитди каршылыклар, авырлыклар эшчәнлекнең барлык өлкәләренә йогынты ясады, шулай да без аларны лаеклы җиңеп барабыз. Безне сындырып булмауны исбатладык. Россия Президенты, Баш командующий Владимир Путинның төгәл курсы ярдәмендә дәүләтнең хәрби-оборона потенциалы ныгый, икътисадның тотрыклылыгы саклана, җәмгыять берләшә. Көн саен алгы сызыкта солдатлар һәм офицерларыбыз хәрби бурычын үти», - диде Татарстан Рәисе.

Ул Кораллы Көчләрдә хезмәттә булучылар, Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек хезмәтендә эшләүчеләр куелган бурычларны намус белән үтәп баруын искәртте.

«Тугыз татарстанлыга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Меңләгән хәрбиләребез медаль, орденнар белән бүләкләнгән. Бүген безнең залда махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар», - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100