news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Президент Россия - АСЕАН саммитын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде

Рөстәм Миңнеханов: Президент Россия - АСЕАН саммитын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде
Фото: kremlin.ru

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Казанда узган Россия - АСЕАН саммитына йомгак ясады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу атнада Казанда Россия - АСЕАН саммиты уңышлы узды. Бу - безнең ил өчен бик мөһим халыкара чара һәм БРИКС саммитыннан соң Татарстанда иң зур вакыйга. Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 11 дәүләте лидерларының югары дәрәҗәдәге очрашуын уздыру - Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә илебезнең зур дипломатик җиңүе, җитди ышаныч, югары дәрәҗә һәм республика өчен зур җаваплылык», - диде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Президент саммит чараларына әзерлек эшенә, шулай ук тулаем республиканың социаль-икътисади үсешенә югары бәя бирде.

«Барлык чаралар да югары оештыру һәм эчтәлекле дәрәҗәдә узды. Хокук саклау хезмәтләре җитәкчеләренә куркынычсызлыкны тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Премьер-министр урынбасары - республика Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров җитәкчелегендәге республика оператив штабына, Казан шәһәре администрациясенә, шулай ук барлык шәһәр халкына сабырлыклары, аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт. Бердәм эш өчен барыгызга да рәхмәт», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot