news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Пасха бәйрәме белән котлады.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Пасха күңелләргә матур өметләр өсти, шәфкать һәм гаделлек тантана итәчәгенә, киләчәк көннәрнең һичшиксез тагын да яктырак һәм бәхетлерәк булачагына ышаныч бирә. Бу олы бәйрәм мәңгелек рухи-әхлакый хәзинәләребезнең гаять зур кыйммәтен тагын бер кат раслый, кешеләр йөрәгендә тирә-юньдәгеләр белән дус-тату яшәү, мәрхәмәтле, ихлас һәм ярдәмчел булу омтылышлары уята.

Гасырлар дәвамында православие, ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, күпмилләтле халык яши торган төбәгебез иминлегенең ныклы рухи нигезен тәшкил итә. Хәзерге вакытта – илебез өчен четерекле сынаулар чорында – әхлакый маякларыбыздан тайпылмыйча гел алга барырга, милләтләр һәм диннәр арасында хезмәттәшлекне ныгытырга, өлкәннәр турында кайгыртырга кирәк. Бөек Ватан сугышында каһарман халкыбыз яулаган Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә әлеге гамәлләрнең әһәмияте аеруча арта.

Татарстанда православие диненең үсеш юлы һәрчак мөһим вакыйгаларга бай булуы, иҗади рухлы мохите белән үзенчәлекле. Бүген республикада тарихи әһәмияткә ия зур эшләр башкарыла. Бөтен Россия күләмендә изге дип танылган гыйбадәтханә – Казан Богородица монастыре комплексын торгызу – шуларның иң күренеклесе.

Бу ел безгә яңа җиңүләр алып килер, бик күп хәерле гамәлләрдә гүзәл нәтиҗәләргә һәм бөек казанышларга ирешү вакыты булыр дип уйлыйм. Сезгә Пасханы шатлык хисе белән, күңелле итеп бәйрәм итүегезне, һәр йортка тынычлык һәм иминлек телим!», - диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100