news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов полимер композитлар чыгару линиясен эшләтеп җибәрде

Рөстәм Миңнеханов полимер композитлар чыгару линиясен эшләтеп җибәрде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның Биектау районында полимер композитлар чыгару буенча яңа экструзион линия файдалануга тапшырылды. «Полигран» ҖЧҖенең ун еллыгына багышланган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген предприятиедә елына 16 мең тоннадан артык полимер эшкәртелә. Биредә кабель сәнәгате һәм төзелеш өчен кирәкле полимер җитештерелә. Монда менә дигән лаборатория, искитмәле производство. Чимал базасы - нигездә безнең нефть химиясе комбинатлары продукциясе», - диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиядә иң зур полимер җитештерүче һәм эшкәртүче. Үз чиратында «Полигран» ҖЧҖ санкцияләр шартларында эшләүнең уңышлы үрнәген күрсәтте, ә аның хезмәткәрләре лаеклы хезмәт хакы ала. «Мондый производстволар кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа линияне эшләтеп җибәрү көнендә кабель һәм торба сәнәгате предприятиеләре конференциясе булды. Анда 30дан артык компания катнашты - Россиянең база полимерларын эшкәртүчеләр һәм җитештерүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot